«Фольклор калейдоскобы»: телдән журнал (6+) +ВИДЕО

16 нчы санлы китапханә С. Т. Аксаков исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен Ульяновск өлкә китапханәсе оештырган «Безнең чишмә башы. Фольклорны укыйбыз» III Халыкара Акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында уртанчы сыйныф укучылары өчен «Фольклор калейдоскобы» дигән телдән журнал үткәрелде. 
Телдән журнал битләрендә балаларны риваять, әкият, дастан, притча, хикмәтләр, эпик җырлар кебек рус һәм татар фольклоры төрләре һәм формалары белән таныштырдылар. Укучылар аларның бер-берсеннән аермалы яклары, төп геройлары һәм сюжет нигезендә нәрсә ятуы турында белделәр. Телдән журнал вакытында балаларга «Как леший с водяным раздружился», «Русалки» кара көчләр турында хикәятләре; Зөһрә-йолдыз турында риваять; Кызлар тавы турында легенда; «Бой с басурманской ратью под Киевом» хикәяте; «Не торопись осуждать» притчасы; «Идегәй» дастаныннан өзекләр укылды. Шулай ук Казан турында риваять, «Все в твоих руках» гыйбрәтле хикәяте видеоязмалары, П.П. Бажов әкиятләре буенча «Горный мастер» мультфильмы күрсәтелде. Хикәятләр турында биттә укучылар 10 таныш булмаган рус каһарманы турында кызыклы мәгълүмат алды, шуннан соң укучылар викторина сорауларына җавап бирде. Чараны йомгаклап, халык авыз иҗаты әсәрләрендә халыкның яхшылыкка, мәрхәмәтлелек һәм гаделлек көченә ышанычы чагылыш таба дигән нәтиҗә ясалды.

Поделиться: